Минем бер танышым бар. Кулыннан эш килә. Әмма эшләгәндә аңар һәрвакыт кемнедер сүгәргә кирәк. Шулай итсә генә эше яхшы килеп чыга. Бөтен нәрсәне сүгә: хатынын, инструментны, кытайларны, шушы инструментны ясаган кытайларны, дәүләтне, дәүләткә каршы булучыларны, һава торышын һ.б. һ.б. Бөтен дөньяны мактап эшләсә, бер эше дә барып чыкмас сыман. Ничек шулай икән бу? Кемнедер сүгү - шундый ягулык что ли ул? Илһам чыганагы? Психолог сыманрак кешеләр бармы арагызда? 🤔
😁24❤2
Бүген Новый дигән фамилия ишеттем. Мондый фамилия белән яңа бала туганда аеруча күңелле.
🔥12
Бүген метрога утырдым. Хатын-кызларга урын бирмиләр икән. Хатын-кыз булу гына әз. Хатын-кыз + олы яшьтә булырга тиешсең. Шушы ике сыйфат бергә килсә, урын бирәләр. Үзем күзәттем.
❤12
Forwarded from МӘДӘНИ ҖОМГА
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
“Мәдәни җомга” газетасының 30 еллык юбилееннан кайбер мизгелләр.
Эльза Газизова видеосы
Эльза Газизова видеосы
👍9🔥6
Минем бер танышым бар. Ул сөйләгәндә гел "чынлап әйтәм", "чынлап әйтәм" дип кыстыра. Әгәр ул сүзен әйтмәсә, ышаныр идем сүзләренә. Әмма сүз саен "чынлап әйтәм" дигәч, шикләндерә.
😁19👍4
Мин шуңа аптырыйм. Татар театрына татар спектаклен карарга килгән, колагындагы алкасыннан ук татар икәне күренеп торган апа икенче шундый ук ападан "это у вас какой ряд?" дип ник русча сорый икән ул?
👍33😁7
