Telegram Group Search
Мин шуңа аптырыйм. Татар театрына татар спектаклен карарга килгән, колагындагы алкасыннан ук татар икәне күренеп торган апа икенче шундый ук ападан "это у вас какой ряд?" дип ник русча сорый икән ул?
👍35😁121
Айрат Фәйзрахманов Милли музейга генераль директор булып килә ди
👍176🙏3
Ыспасибо от Расима
😁25🤔1
Күкәйне очлы ягы белән аска каратып сакларга кирәк икән. Тагын шундый мөһим яңалыкларыбыз булса, оператив рәвештә хәбәр итәрбез.
👍213😁1
Бөтен нәрсәне дә ИИ эшләми, менә, мәсәлән, бу постны ИИ язмады.
😁24👍2
Иртәгә эшкә. Өй эшләреннән бераз ял итәрсез хотя бы.
👍24😁8🔥21
Бездә Казанда парковка урыннарын табу бик авыр. Зур торак комплексларында торучылар эштән кайткач машиналарын бер куялар да, кичен чыгасы җиргә кайвакыт такси чакырталар хәтта. Иначе урын булмаячак.

Ә сездә авылда хәлләр ничек? Парковка урыннары бармы? Капка төбегез ничә машина куярлык? Ә бакча артыгызда ничәү сыя?
😁24
Бүген Альбина Фәсхиеваның "Милли ашлар" кафесында чәй эчтек әле. "Ватаным Татарстан" чакырган иде. Төп тема ул булмаса да, аягөсте генә милли ризыклар турында сөйләшеп алдык.

Айваз балан пирогын сагына икән. Аның әйтүенчә, хәзер татарлар балан пирогын пешерми башлаган. "Ты чо, Айваз, пешерәләр!" - диде аңар оппонентлары.

Кемдер паштет дигән ризыкны искә алды. Кибеттә сатыла торган үрдәк паштеты белән бутамаска. Элек иң тәмле әйбер шул булган. Сайлауда "хәтта паштетлары да бар иде" дип сөйләнгәннәр. Динара ("Әниләр һәм бәбиләр" проекты бар ич әле) әйтүенчә, алар авылында ул ризыкны "Сладкий" дип йөртәләр икән. Вот те на!

Ә Илназ Фазуллин чәкчәккә бәйләнде. Аның фикеренчә, зур бавырсак сыман өлешләрдән торган чәкчәк кенә горур чәкчәк исемен йөртергә хокуклы. ВТ шефының бу теориясен кире кактылар.

Ләйсән Сафина белән Фәгыйлә әйтә, Батулла бабай тәгълиматы буенча, бавырсак ваще бавырсак дип түгел, ә камырсак дип аталырга тиеш ди. Ой, всё! Мин буталып беттем.
😁288🔥3
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Габделфәт Сафинның әтисе - 104 яшьлек Габдрахман ага Сафин. Сөбханалла!
53🔥23🙏9
Түбәтәй янында нидер яна
🤔31
Велосипед, велсапед, вилсапет, лисапед, вилсапед, вилсәпит, висәпи, лисәпи, сәпит, сәпи - болар барысы да бер үк әйбер.
😁19👍153
Укучыбыз "Незнакомый Петербург" группасында фото күреп алган. 1983 елгы фото ди. Питерда татар артистлары ди. Кемнәрне таныйсыз монда?
19
Шутки шутками, ә намазларыгызны калдырмагыз. Менә Казан буенча ноябрь вакытлары. Әлегә саклый торыгыз. 1 ноябрь көнне тагын элербез әле, Аллаһы боерса.
20🙏7👎1
Бездә Казанда яшьләр капчык сыман кием киеп йөри. Сездә авылда хәлләр ничек анда? Чистарак капчыкларыгызны ташламагыз.
👍31
2025/10/31 02:04:32
Back to Top
HTML Embed Code: