group-telegram.com/herefler/3
Last Update:
Дуслар, без башладык!
Бу — «Хәрефләр илендә» мультсериалының рәсми каналы. Безнең максат — татар балалары өчен заманча, кызыклы һәм туган телгә мәхәббәт тудыручы мультфильм чыгару.
Мультсериал нәрсә турында?
«Хәрефләр илендә» — ул татар хәрефләре яши торган тылсымлы дөнья.
Һәр хәреф — ул тере герой. Ул уйный, бәхәсләшә, маҗараларга очрый, дуслаша һәм яңа нәрсә өйрәнәләр.
Пилот сериядә сез 3 хәреф белән танышачаксыз:
🔵 А — тапкыр, бер урында тормый торган һәм башкаларны да маҗараларга этәреп торучы.
🟠 Ә — шаян, шат, бөтен тишеккә керә торган хәреф
🔴 Т — сабыр, акыллы, ләкин үзенең серләре дә бар
Бу проектның максаты нәрсәдә?
- Татар телен балачактан ук якын иттерү өчен
- Татарча сыйфатлы визуаль контент булдыру өчен
- Әдәби һәм мәдәни мирасыбызны заманча формада тәкъдим итү өчен
Без моны чын күңелдән, профессионаллар катнашында һәм зур максат белән эшлибез.
Ничек ярдәм итеп була?
1) Карагыз:
VK: https://vkvideo.ru/video-230844628_456239019
YouTube: https://youtu.be/oaVoKPFoC9E
2) Дусларыгызга җибәрегез
3) Каналларга язылыгыз
https://www.group-telegram.com/us/herefler.com
https://chat.whatsapp.com/FDsRNUTOKCk65FYRdbjty7
https://vk.com/us/herefler.com
4) Комментарий калдырыгыз — безнең өчен бу мөһим.
Хуш килдегез “Хәрефләр иленә”! ❤️
BY Хәрефләр илендә
Warning: Undefined variable $i in /var/www/group-telegram/post.php on line 260
Share with your friend now:
group-telegram.com/herefler/3