Telegram Group Search
Дуслар, исегезгә төшерәбез

Безнең 26 октябрьгә кадәр ташламалы язылу декадасы бара: ИДЕЛ журналына 6 айга язылу — 795 сум

Моның өчен

1. 📎Сылтама буенча узасың
2. «Почта России» аша ИДЕЛ журналына языласың
3. Ура! Журнал ай саен өеңдәге почта ящигыңа килеп торачак!

Шулай ук безнең яздырып бирү мөмкинлеге бар — без сиңа үзебез булышырбыз! Моның өчен безгә шәхси хәбәр җибәр (төймә каналның сул ягында аста урнашкан)
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
4❤‍🔥2
Forwarded from ШӘП ПРОДАКШН
Ә без кичә узган ШӘП очрашу турында сөйләүне дәвам итәбез, чөнки ул энергия, илһам һәм иҗатка бай иде!

Очрашуга чакырылган спикерлар — Илнар Идрисов һәм Олеся Лесная — үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм блогерлыкка кагылышлы файдалы киңәшләр бирделәр.

Өстәвенә, безнең кичә беренче практик дәрес тә узды! Шуңа күрә тиздән күп кенә яңа, креатив контент көтегез

Фоторепортаж — Фирүзә Вәлиевадан ➡️ сылтама
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
6👏1
Һәәәй! Кәефең ничек? Хисләреңне иң яхшы тасвирлый торган стикерны комментарийда калдыр!
5😁5
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
ВАУ ЯҢАЛЫК🔥

Шәкүр һәм Азат Гимадеев яңа җыр чыгардылар
— «Уйларымнан өзекләр»

Азат безгә яңа чыккан сингл турында һәм Шакур белән дуэтның тарихын сөйләде:

📰Апрель аенда мин Шәкүрнең җырын пианинода уйнап сториска куйган идем (аның иҗатын тыңлап бөтен балачагым узды). Шул рәвешле без танышып киттек һәм нәтиҗәдә әлеге җыр дөньяга чыкты. Минем өчен бу жанрда иҗат итү кызыклы эксперимент булды — монда пианино, неоклассика һәм рэп бергә кушылды.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
5🔥4❤‍🔥2😱1
хао-хао-хао-хао-хаооо

«Сумерки» фильмын Татарстанда әле төшерергә җыенмасалар да, без рольләрне бүлеп куйдык инде 😁🤝

Ә син кемне составка куяр идең? Комментарийга яз⚡️
😁18🔥6💋62🌚1💯1
Зумерлар чыбыклы колакчыннар белән куллана башлаганнар

Ностальгия тренды нәтиҗәсендә Россиядә чыбыклы колакчыннарга ихтыяҗ 30%ка арткан. Яшьләргә аларның арзан бәясе, ышанычлы тавышы һәм кулга «реальрәк» тоелуы белән ошый икән.

Тиздән чыбыклы телефоннар да трендта булыр микән?🙂
7😁4
2025/10/18 15:29:05
Back to Top
HTML Embed Code: