Telegram Group Search
Бу ни бу икән бу? Ашарга ярыймы моны? Языгыз тизрәк, шуның янында басып торам.
4
Яңа бәрәңге әрчегәндә гел йөткертә. Бу ниткән магия?
2😢1
Сезнең шундый танышларыгыз бармы? Сез алган әйберне гел ким күрә, ә ул алганы һәрвакыт югарылыкта. Сез алган әйбер начар сыйфатлы, искелек калдыгы, кытай, узган сезонныкы и вообще башка кибеттә аны арзангарак саталар. Ә ул алган әйбер һәрвакыт сыйфатлы, соңгы писк, продвинутый, уңайлы, заманча һәм бөтен кеше аны алырга хыяллана.
👍284🔥1
Моңа рәсем асты табыйк әле
Бүген телевизордан гади кешеләрнең эстрада йолдызлары белән көч сынашканын күрдем. Мондый тапшыруларны карагач, мәрхүм виртуоз баянчы Рөстәм Вәлиев искә төшә. Аны "гади троллейбус йөртүче" дип таныштырганнар иде)
😁22👍71
Сезнең эшегез авыр түгел бит, нәрсәдән ял итәсез соң сез?
👍72
Укучыбыз иҗаты
18🤔14
Нәчәлник һәм хезмәткәр мөнәсәбәте болайлар күренә миңа. Аучы этенә әмер бирә. Бармагы белән әнә теге якка чабып трофей алып килергә куша. Эте чаба. Трофейны алып килсә, башыннан сыйпыйлар, алып килмәсә - орышалар. Аннары тагын да ераккарак йөгертәләр. Сездә дә шулаймы?
😢8👍62🔥2😁1
Язылучыларыбыз Кызыл Байрак янында батып калган. Ярдәм сорыйлар. Ул тирәдә танышларыгыз юкмы? Югары Ослан районы. Ниндидер телеграм канал да бар иде ярдәм итүчеләрнең. Монда җибәрегезче белсәгез.
1
Безнең джунглида яңгырлар сезоны башланды
🤔14😁10😢2
Җырчы Сөмбелә Яркәева гаиләсенә ярдәм кирәк. “Моның хакта соравы авыр. Үзем шушы юлны үтәрмен дип күз алдына да китермәдем. Без төрле хәйрия чараларында катнаштык. Бүген безгә, минем улым Исламга ярдәм кирәк. Һәр ай безгә зур сумма таләп ителә”, - ди Сөмбел.

Ярдәм итик, дуслар!
19🙏4
Хатыны иреннән күбрәк акча эшләгән йортта, гадәттә, ызгыш-талаш була, ди белеп сөйли торган теге танышым. Нүжәли шулай?
5
Мин шундый бер кешене беләм. Ул хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшли. Әгәр клиент белән бәя буенча яки башка шарт буенча килешмәсә, "не звоните сюда больше" дип трубкасын ташлый һәм номерны блокка куя. Сез алай итмисездер бит?)
😁122
20 август - ялкаулык көне. Берәр нәрсә языйм микән, юк микән. Әй, язмыйм.
😁31👍63
Ә сез татар теле бетә дисез
😁16👍10
Сезгә рәхәт, сез телефон төймәсенә бик ансат кына басасыз. Ә менә мин бүген бер кызны күрдем, тырнаклары 2 см. Бик авыр случай.
😁25
2025/08/20 18:29:03
Back to Top
HTML Embed Code: