Telegram Group Search
Бәйрәм өстәлендә берсеннән-берсе матур шешәләр тора. Бала шуларга кызыгып үренә. "Сиңа иртә әле", - ди әти-әнисе. Димәк, тизрәк үсәргә кирәк, дип уйлый бала. Бу шундый тәрбия. Дөресрәге, тәрбиянең булмавы.

Җомга вәгазендә ишеткәннәрдән.
👍16😢124
Бер танышым әйтә. Безнең эштә шаляй-валяй, эленке-салынкы йөрсәң, 30 мең аласың ди. Тырышып-тырмашып, төн йокыларын калдырып эшләсәң, 35 мең чыга ди. Сезнең эш андый түгелдер бит?
🤔15
Бүгенге ярминкәгә Кукмара каталарын алып килгәннәр иде. Боларның кайсылары модада? Казан урамнарында киеп йөрүчеләр бармы?

Дип сорый укучыбыз.
👍226
Бәтәч
😁379👍4
Халыкта: "Казлар канатында кар алып килә" дигән әйтем бар... Менә инде, ике-өч көн, казлар җылы якка китә башлады... Димәк, тиздән кар көтәсе... Алар безнең тирәлектә оя кормый, бездән төньяктарак оя корып, бала чыгара, безнең тирәлектә, язын-көзен, берничә көнгә тукталып, ял итә, түл җыя...

"... ди укучыбыз" рубрикасы.
15🙏2
Ү
1
Барсуковамы, Бавырсаковамы, хәтерләмим инде.

Чират торганда ишеткәннәрдән.
Минем бер танышым бар. Кулыннан эш килә. Әмма эшләгәндә аңар һәрвакыт кемнедер сүгәргә кирәк. Шулай итсә генә эше яхшы килеп чыга. Бөтен нәрсәне сүгә: хатынын, инструментны, кытайларны, шушы инструментны ясаган кытайларны, дәүләтне, дәүләткә каршы булучыларны, һава торышын һ.б. һ.б. Бөтен дөньяны мактап эшләсә, бер эше дә барып чыкмас сыман. Ничек шулай икән бу? Кемнедер сүгү - шундый ягулык что ли ул? Илһам чыганагы? Психолог сыманрак кешеләр бармы арагызда? 🤔
😁232
Бүген Новый дигән фамилия ишеттем. Мондый фамилия белән яңа бала туганда аеруча күңелле.
🔥12
Бүген метрога утырдым. Хатын-кызларга урын бирмиләр икән. Хатын-кыз булу гына әз. Хатын-кыз + олы яшьтә булырга тиешсең. Шушы ике сыйфат бергә килсә, урын бирәләр. Үзем күзәттем.
12
Forwarded from МӘДӘНИ ҖОМГА
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
“Мәдәни җомга” газетасының 30 еллык юбилееннан кайбер мизгелләр.


Эльза Газизова видеосы
👍9🔥4
Моны ялгыш укысаң, син чын татар
🤔10😁53
Как мило 🫶
😁116
Минем бер танышым бар. Ул сөйләгәндә гел "чынлап әйтәм", "чынлап әйтәм" дип кыстыра. Әгәр ул сүзен әйтмәсә, ышаныр идем сүзләренә. Әмма сүз саен "чынлап әйтәм" дигәч, шикләндерә.
😁13👍4
2025/10/23 09:38:15
Back to Top
HTML Embed Code: