Азнакайда Яшьләр көне һәрчак күңелле һәм истә калырлык итеп үтә! Бу көнне яшьләр төрле мәдәни чараларда, концертларда, спорт ярышларында һәм иҗади остаханәләрдә катнашалар.
Бәйрәмдә шатлык, бердәмлек һәм иҗат атмосферасы сизелә. Яшьләрнең талантларын күрсәтү, иҗади проектлар белән таныштыру һәм киләчәккә планнарын бүлешү өчен менә дигән мөмкинлек.

Азнакаебызда зур уңыш белән төрки халыкларының иҗат фестивале «Чатыр тауда Җыен» 15 нче тапкыр узды. Бу истәлекле вакыйга Россиянең 35 фольклор коллективын берләштерүе белән аерылып торды, алар төрле халыкларының мәдәният байлыгын һәм төрлелеген күрсәттеләр.
Фестиваль безнең район халкы һәм кунаклар өчен чын бәйрәм булды.Төрле миллэт вәкилләренең җырларын тыңлап, җанга яткан моңнар белән рухланып, кызу биюләрне карап, уникаль традицияләр белән таныштык.
Барлык катнашучыларга, оештыручыларга һәм тамашачыларга, бу бәйрәмне онытылып булмый торган итеп оештырулары өчен зур рәхмәт. Сезнең энергиягез һәм талантларыгыз безне алга таба мәдәниятебезне үстерергә һәм халыклар арасында дуслыкны ныгытырга илһамландыра.
Киләсе фестивальне яңа иҗади проектлар һәм дуслык элемтәләрен ныгыту максатыннан, күтәренке күңел белән көтеп калабыз!

Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
"Чатыр тауда җыен"фестиваленең матур мизгелләре.