Telegram Group Search
Шәриф Камалга — 140 ел! Язучы турында замандаш әдипләренең фикерләрен тәкъдим итәбез.

@tatbookhouse @sharifaby
❤‍🔥4🥰1
Сегодня — 140 лет со дня рождения классика татарской литературы Шарифа Камала

На страницах мартовского номера журнала «Казань» (он сейчас в печати) — воспоминания дочери писателя Зайнаб Байгильдеевой:

— В детстве я очень переживала, потому что не могла понять отца, не могла с ним сблизиться. Он казался очень суровым, даже, может, злым человеком. Всегда немногословный, по вечерам, когда возвращался с работы, лежал на кровати, вообще ни с кем не разговаривая. Я, ребёнок, не вникала в то, что он пришёл с работы усталый, намеревался немного отдохнуть, подбегала к нему, ласкалась и хотела, чтобы он меня приголубил. Но не получала отклика. Бросив на меня взгляд, он отправлял меня от себя. Я очень сильно обижалась и, конечно, бежала к матери. 
Его целыми днями не бывало дома, к тому же все ночи напролёт он сидел и что-то писал. Что? Я не могла представить. Он казался мне каким-то загадочным, непостижимым великим человеком. Почитая и уважая отца, я в то же время немного побаивалась его... Поэтому, наверно, всегда говорила маме «ты», а к отцу всегда обращалась на «вы».

https://kazan-journal.ru/news/mashina-vremeni/ego-put

На фото: Хаят Фахрутдиновна — жена Шарифа Камала (слева), 
Зайнаб Байгильдеева — дочь Шарифа Камала, первый справа — Шариф Камал. 1930-е
4
«Тышта ай яктысы, көнчыгыш ягыннан йомшак кына салкын җил исә иде. Ерак-еракларга җәелеп киткән газамәтле диңгез ай яктысында аклы-күкле ялтырап, очсыз-кырыйсыз нур һәм серле күләгәләр эчендә гүя күңелсез генә көлемсерәп ята иде. Аның кырыенда тына караңгы баракларда салам өстенә түшәлеп яткан адәм балалары күбрәк балык тотып, аена кырыгар сум акча эшләү өмете белән һәм дә әллә кайларда, зиннәтле бүлмәләрдә йомшак түшәкләр өстендә сузылып яткан промысло хуҗалары шул ук балык хисабына кырыгар мең сум төшерү хыялы белән ләззәтләнеп төш күрә-күрә йоклаган чагында, табигатьнең матур һәм аңгыра мәхлуклары — балыклар, һичнәрсәдән хәбәрсез, бертуктамый айга каршы сикерә, уйный иделәр...»


«Акчарлаклар», Шәриф Камал, 1914.

#акчарлаклар
5
«Шунда да сәфәр дигән нәрсә яхшы: шатлыклының шатлыгына катнаша, хәсрәтлене дә төрлечә мәшгуль итеп, хәсрәтен җиңеләйтә».

«Акчарлаклар», Шәриф Камал, 1914.

#акчарлаклар
😍3
Forwarded from ЛандышLife
Быел Шәриф Камалның тууына 140 ел. Шәриф Камал – татар язма әдәбиятын профессиональ югарылыкка күтәргән язучы. Аның “Буранда” (1909) хикәясен генә алыйк.
Ул импрессионизм эстетикасында язылган. Импрессионистик сыйфатларын санап чыгыйк: образларның детальләр, фрагментлар аша тасвирламасы; образларны “хәзер һәм монда”гы хисләр аша чагылдыру, хис-кичерешләрне ассоциацияләр аша күрсәтү; тәмамланган фикердән баш тарту, әсәрдә идея булмау ; табигатьне, тәэссоратларны, хисләрне көзгедәге кебек тасвирлауга омтылыш... Әсәрдәге бер кызыклы образ –чикмән еш кына игътибардан читтә кала. Чикмәнгә төренү – адәм баласының ана карынындагы идиллик чорын сагынуы ул.
Шәриф Камал – татар әдәбиятына Ана образын алып керүче дә.
Мине еш кына бер сорау борчый. Шәриф Камал импрессионизм эстетикасына аңлы рәвештә мөрәҗәгать иттеме икән? Ул Эмиль Золя, Оскар Уайльд, Ги де Мопассан әсәрләре белән таныш идеме икән, әллә бу әдәби процессның котылгысыз бер үсеш баскычы булып, һәр әдәбият аны стихияле рәвештә уза микән?
2
📝 Шәриф Камалның гает бәйрәмнәренә багышланган берничә әсәре бар. Шуларның берсе — «Гөлчәһрә» хикәясе.

Әсәр беренче тапкыр 1910 елда басылып чыккан, 1914 елгы "Хикәяләр төркеме«нә кергән. Кирилл язуында беренче тапкыр 2024 елда «Мәйдан» журналында басылды.

Хикәяне Ураза гаете уңаеннан сезнең игътибарыгызга да тәкъдим итәбез.

https://dzen.ru/a/ZhWL22JKikeD5Xhb

@sharifaby #әсәр
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
6
📝 На страницах «Фәнни Татарстан» — татароязычного научного журнала Академии наук Республики Татарстан вышли новые статьи о Шарифе Камале. Познакомиться с ними можно онлайн на сайте журнала.

📝 «Фәнни Татарстан» журналының 2024 елда №1 санында Шәриф Камал иҗатына багышланган яңа фәнни мәкаләләр дөнья күрде. Аларны онлайнда укырга мөмкин.

🔽🔽🔽
Дания Заһидуллина. ШӘРИФ КАМАЛ: ЯШӘҮ МОҢЫН СУРӘТЛӘҮ

Әлфәт Закирҗанов. ШӘРИФ КАМАЛ ТУРЫНДА ЯҢА КИТАП


@sharifaby @tatbookhouse
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
1👍1
Шариф_Камал_—_Произведения_1983_год,_том_1.pdf
23.9 MB
📝 Рассказы, повесть и пьеса Шарифа Камала на русском языке.

Отсканировали для вас сборник произведений Шарифа Камала 1983 года 💜
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
6
🔽 Җамал Вәлиди Шәриф Камал хикәяләре турында

Атаклы татар әдәбият галиме, тәнкыйтьче Җамал Вәлиди 1914 елның 2 ноябрендә «Вакыт» газетасында чыккан «Матбугат галәмендә» мәкаләсендә Шәриф Камалның «Хикәяләр төркеме» исемле яңа җыентыгында бәяләмә язган. Яшь язучының иҗаты турында ул болай ди:

«Аның хикәяләрендә булган төп мәгънәне, чын кыйммәтне аңлау өчен, байтак әдәби зәвыкъ һәм әдәби тәрбиягә малик булырга кирәк. Ш. Камалның әсәрләрендә гади күзләрне томанландыра торган бер нокта – аларның нинди булса да бер вакыйганы ачык итеп башыннан ахырына кадәр сөйләп бирү юлы белән язылмыйча, мәгълүм бер халәт рухияны (психологический момент) эләктереп алып, шунда казыну, азалану юлы белән язылуларыдыр».

Мәкаләне укырга: https://dzen.ru/a/Zj4EKPmpzwqzaW17
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
3
Forwarded from Казан утлары
Шәриф Камал татар әдәбиятында беренчеләрдән булып хезмәт кешесе образын тудыра, шахтерлар һәм балыкчылар, сезонлы эшчеләр көнкүрешен сурәтли.

📚 «Акчарлаклар» автобиографик повесте Каспий балыкчыларының тормышына багышлана, хезмәт кешесенең эчке дөньясын ача.

Әсәрнең язылу тарихы, үзенчәлеге һәм башка серләре – «Классика тарихы» чыгарылышында.

🔗 https://www.youtube.com/watch?v=ZBaOhGNTTk4&t=1s
❤‍🔥4
Малоизвестная фотография Шарифа Камала, опубликованная в газете «Вечерняя Москва» 2 декабря 1942 года.

В коротенькой заметке сообщается о том, что писатель заканчивает новую пьесу «Тулгыр». К сожалению, история этого произведения нам пока неизвестна.

В декабре 1942 года, уже находясь в состоянии серьезной болезни, классик работал над пьесой «Сафура». Возможно, в заметке речь идет именно об этом произведении.

Писатель скончался спустя 20 дней после опубликования заметки. Возможно, это последняя прижизненная фотография Шарифа Камала.

📷 «Вечерняя Москва», №283 от 2 декабря 1942 года

@sharifaby @tatbookhouse
#ШарифКамал
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🤔4
Сәмруг кош. (Равил Шәрәфи)
Шәриф Камал
Шәриф Камал. Сәмруг кош. (Равил Шәрәфи)

«Сәмруг кош» хикәясен Китабият каналында укый аласыз

Татарча аудио әсәрләр
1
Forwarded from Китабият
Камал_Сәмруг кош (Шәриф).pdf
317.9 KB
Шәриф Камал_Сәмруг кош

«Сәмруг кош» хикәясен Татарча аудио әсәрләр каналында тыңлый аласыз

Китабият
1
📝 Шәриф Камал. «Кайгылы югалту»

1934 елның 28 октябрендә Уфа шәһәрендә татар һәм башкорт әдәбиятларының классигы, Башкортстанның беренче халык язучысы Мәҗит Гафури вафат була. Шәриф Камалның бу уңайдан язылган кайгынамәсе һәм истәлеге «Совет әдәбияты» журналының 1934 елгы 11 нче санында басылып чыга.

Быел Гафуринең вафатына 90 ел тулды. Шул уңайдан Шәриф Камалның «Кайгылы югалту» мәкаләсен игътибарыгызга тәкъдим итәбез.

🔗Сылтама: https://dzen.ru/a/Zx9F7dVG8ABY66Lq

📷 Мәҗит Гафури. 1925 ел. ТР Милли музее фондыннан, НМРТ КП-20974/7
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
😢21
Forwarded from ЛандышLife
Шәриф Камал премиясенең “Тәрҗемә” номинациясенә тәкъдим ителгән “Әүвәл-әүвәл заманда” (1910) хикәясе Шәриф Камалның шәрык традицияләреннән тамырланган язучы булуын раслый торган әсәр.
Беренчедән, ул каймалы композициягә корылган, ягъни хикәя эченә дидактик максат белән хикәят салынган. Каймалы композиция – шәрык әдәбиятларына хас төп сыйфатларның берсе. Мәсәлән,“Мең дә бер кичә”, һинд әдәбиятына тоташкан “Кәлилә вә Димнә” әсәрләре.
Икенчедән, хронотоп. Шәриф Камалның көймәче карты сөйләгән хикәяттә сүз Бохараи Шәрифтән башлана. Бохара – үз вакытындагы мәгърифәт һәм мәдәният үзәге. Егет белән дәрвиш бәхет эзләп, Кодес шәһәренә килә. Шәриф Камал биредә Андалузиянең Кадис шәһәрен күздә тоткан булуы ихтимал. Андалузиядә мөселманнар идарә иткән дәвер.
Өченчедән, Дәрвиш егеткә бәхет табып бирәм дип, Сөләйман патша йөзеген алып бирмәкче була. Менә шунда әсәргә тагын бер кайма - риваять килеп керә. Ул – Сөләйман патша йөзеге турында. Риваять буенча Сөләйман патша йөзеген моңа кадәр берәүнең дә тапканы юк әле. Ул үзенә күрә бер фәлсәфә ташы сыман мәгънәгә ия. Әмма патшаның йөзектән үз гомерендә ниләр укыганлыгы мәгълүм: 1. “Бар да үтә”. 2. “Бусы да үтә”. 3. “Бернәрсә дә үтми”. Ягъни кеше яши-яши, үзеннән соң эз калдыра. Ул эзнең нинди булуы кешенең үзеннән тора. Бу көнчыгыш фәлсәфәсендә киң таралган хикмәт.
Хикәятне сөйләп бетерүгә, яңгыр туктаган, хәтта көн яктырып киткән кебек тоела. Көймәче карт бәхет эзләүчеләрне аръякка чыгарып куя һәм шул хикәятен башкаларга сөйләвен дәвам итә. Көймәче карт – аксакал архетибын гәүдәләндерүче образ. Кашлары “ак вә озын” булуы белән дә аксакалны хәтерләтә. Хикәя башында юлчылар сулыкның бер ягында, ахырында инде икенче ягына чыгалар. Ягъни инициация үтәләр, тормыш сабагы алалар.
Хикәянең 1910 елда язылуы, Шәриф Камалның бәхет эзләү мотивына мөрәҗәгать итүе юкка түгел. Бу Көнбатыш фәлсәфәсендә җәмгыятьнең индустриальләштерү, унификацияләнү шартларында экзистенциаль кәефләр барлыкка илә башлаган чор. Бу модернистик оптимизм медаленең тискәре ягы. #шәрифкамал #татарәдәбияты
👍32❤‍🔥1
2025/08/27 19:24:39
Back to Top
HTML Embed Code: