Telegram Group Search
Аһа! Кайсыгыз «Мин авылда каламны»ны карамады әле?👀

Сылтамалар

Мин авылда калам | Лаеш районы

Мин авылда калам | Кама тамагы
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🤣65💯3
Forwarded from ШӘП ПРОДАКШН
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Белә идегезме, «җәй» сүзе үзбәкчә [яз] була икән!🤓

Үзбәк блогеры Нәргизә Садыкова һәм татар блогеры Таңчулпан Гыйлаҗова ике төрки телнең яңгырашын чагыштырды.

Ничек уйлыйсың, кайсы сүзләр аеруча охшаш?
10❤‍🔥3🔥3💋1
Инде бу көннәрдә сезне октябрь саны белән сөендерербез💖Әлегә ИДЕЛнең сентябрь санын моннан эзлә

WB | OZON | Яндекс Маркет | TM Shop

• Вендинг аппаратларында — адреслар

• СМЕНА китап кибетендә

• «Татмедиа» литкафесында — Декабристов ур., 2

• КФУның төп бинасында — Кремль ур., 18

• «1804 university&coffee» университет каһвәханәсендә — Кремль ур., 35

• КГАУ «Студ.Пространство»сында — Рауис Гареев ур., 62

• ПГУФКСиТ, Универсиада авылы территориясе, 35

• ОЦ «Алмет» бинасы, Ленин урамы, 69а

Рәхәтләнеп укы
❤️‍🔥
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
4❤‍🔥1🔥1
Мафия уйнаганыгыз бармы? Ә татар йолдызлары белән бергә? 😏

ИДЕЛнең актив практикантлары мондый мөмкинлекне, әлбәттә, кулдан ычкындырмады! «Ни, хәят?» медиапроекты тәкъдим итә 🎬

Әгәр уенчылар мафиози булсалар, үзләренә нинди кушамат сайлар иделәр? — видеодан карап белегез!
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
6🔥3😁3👏1💋1
Язучылар союзына эләксәң — менә сиңа чек-лист

🤩 Ильяс Фәрхуллинны очратып, «Син дә Союздамыни?» — дип сорарга.
🤩 Бинаның тышкы ягыннан нинди матур булуына шаккатарга.
🤩 Аннары эчке матурлыгына тагын бер шаккатарга.
🤩 Соңгы елларда татар телендә нинди кызыклы әсәрләр чыкканын сорашырга.
🤩 Космос яки комикслар турындагы лекциягә килергә.
🤩 Берәр язучыны очратып, «Карале, бу бит теге ни... нәрсә язган әле ул?» — дип хәтереңнең тишек булуына тагын бер мәртәбә инанырга.
🤩 Балачакта яратып укыган язучылар белән фотога төшәргә.

Без Татарстан Язучылар берлегенең эчке дөньясына күз салдык — биредә әдәбият, тарих һәм иҗат рухы яши! Сирәк китаплар, кызыклы фактлар һәм яңа буын язучылары турында тулырак сайтта яздык: https://idel.top
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
😁7👏6😍31🌚1
Эксперт: «Унөченче хезмәт хакын түләү эш бирүче өчен мәҗбүри түгел»

Ул Россия Хезмәт кодексында теркәлмәгән икән

13 ХХ — Россиядә ел дәвамында югары нәтиҗәләр һәм лояльлек күрсәткән хезмәткәрләрне бүләкләүгә юнәлгән һәм компаниянең финанс халәтенә бәйле булган киң таралган премия бирү практикасы.

«Хәзерге вакытта 13 нче хезмәт хакы иң киң таралган мотивация формасы түгел. Һәр компания хезмәткәрләрне кызыксындыру һәм премияләүнең үз системасын куллана. Шуңа күрә, әгәр эш бирүче хезмәткәрләренә 13 нче хезмәт хакын түләүне планлаштырмаса да, бу – аның бөтенләй матди яисә башкача бүләкләүдән баш тартуын аңлатмый», ди Юлия Санина.


Бу хакта тулырак сайтта яздык: https://idel.top
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
5🥴2😁1
Синең эштә 13нче хезмәт хакы бармы?
Anonymous Poll
25%
Әйе
75%
Юк
2
Шулай 🌶️
😁72💯2
Кариев театрының прайм эрасы башлана?!

ӘЙЕ! Театр ребрендинг турында игълан итте. Логотип кына түгел, ә бөтен яктан визуаль стиль яңартылачак: афишадан башлап, гардеробтагы номерларга кадәр.

Театрның социаль челтәрләрендә үзгәрешне күргәнсездер: шәмәхә төстәге калын шрифт белән язылган «К» хәрефе

🔴Шәмәхә төстән кала әле яшел, сары һәм ал төсләр тә кулланылачак. Төсләр ассоциатив рәте буенча карасак, алар — яңалык, кыюлык эксклюзивлылык, индивидуальлекне аңлата.

🔴Логотип элеккеге афишалардан илһамланып һәм антиква шрифты белән ясалган. Хәрефләр бер карашка татар орнаментларын да хәтерләтә, билетка да ошаган. Әле шул ук вакытта аларда бинаның архитектура элементларын — коланналарны да табарга була.

Ни өчен «КАР-ИЕВ» дип юлдан юлга күчерелә?
📰«Әйе, сүз юлдан юлга күчерү кагыйдәләре буенча язылмаган. Тик визуаль яктан караганда сүз шундук укыла һәм гадәти кабул ителә», — дип аңлатты дизайнер.

Тулырак сайтта укы: https://idel.top
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👏42😍2❤‍🔥1
🔍Тукайны никадәр яхшы беләсең?

Габдулла Тукай — «Туган тел», «Шүрәле», «Гали белән Кәҗә» генә түгел. Аның сатирик шигырьләрендә һәм мәкаләләрендә булган тәнкыйтьнең зәһәрлегенә иң оста телле хейтерлар да кызыгырлык!

Туры сүзле һәм үткен каләмле Тукайның игътибарыннан хәтта якын дуслары да эләккән. Ә кемнәр соң алар? Игътибарыгызга — Габдулла Тукайның иң ачы тәнкыйтенә юлыккан кешеләр.

«Карале»нең яңа чыгарылышын тәкьдим итәбез:
ВК видео | YouTube | RUTUBE
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
11🔥4👏3
Ребрендинг дигәннән… Тинчурин театры да яңа логотипка ия булды🌪 Ничек сиңа?

🔥 — әйбәт булган бу!
🥴 — «теге»се матуррак иде
⚡️ — әлегә ияләшеп булмый
👎 — ошамый
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥11🥴96👎42
ИДЕЛ – яшьләр журналы pinned «🔍Тукайны никадәр яхшы беләсең? Габдулла Тукай — «Туган тел», «Шүрәле», «Гали белән Кәҗә» генә түгел. Аның сатирик шигырьләрендә һәм мәкаләләрендә булган тәнкыйтьнең зәһәрлегенә иң оста телле хейтерлар да кызыгырлык! Туры сүзле һәм үткен каләмле Тукайның…»
О-о-о-о! Күрегез әле: Тинчурин театрында үзгәрешләр🤩
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
11🔥5😍3
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
«Мин — җан-туфрак» премьерасы якынлашып килә!

Без махсус Луиза Янсуар белән очрашып, яңа музыкаль спектакль турында сөйләшеп алдык. Спектакль авторы буларак, Луиза безне әсәрнең эчке дөньясы белән таныштырды. Барлык җавапларны бер видеода тупладык

«Мин — җан-туфрак» музыкаль спектакле 12 октябрь көнне 17:00 сәгатьтә «Чулпан» мәдәни үзәгендә күрсәтеләчәк. Режиссёр — Резедә Гарипова. Сәхнәдә «Бәрмәнчек», «Казансу», «Айбагыр», «Нардуган», «Чулпы» һәм «Нур» коллективлары чыгыш ясаячак.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
102👏2
2025/10/10 11:20:21
Back to Top
HTML Embed Code: