Telegram Group Search
Төмәндә шагыйрә Клара Кучковская-Йарашованың себертатар телендә балалар өчен шигырьләр китабы басылып чыккан

Бу хакта Төмән шәһәре татар мәдәнияте үзәге үз Вконтакте битендә хәбәр итә. Китап «Палацыклар пелән йәннекләр – иң йакшы туслар» дип атала.

Китапның баш мөхәррире – себертатар телен фәнни яктан өйрәнүче галим, филология фәннәре кандидаты Максим Сәгыйдуллин.

— Һәр кеше нинди телне өйрәнүне үзе хәл итә. Әмма сайлау мөмкинлеге булырга тиеш. Һәркем дә әдәби телне үзләштерә алмый, күп кешеләр үзебезнең телне өйрәнәселәре килә. Бу 10-15 кеше генә йөри дип уйламагыз. Халык та туган телебезне, мәдәниятебезне хуш күрә. Бу бернинди дошманлыкка китерми. Казан татарлары һәм себер татарлары ничек дуслыкта яшәгән, шулай яшәячәкбез. Безнең телнең үсеш алуына хокукы бар, — дигән иде Сәгыйдуллин берничә ел элек.


@azatliqradiosi
5🙈4
"Коммерсант": 83нче Русия бригадасаның 30 хәрбие һәм офицеры акча түләүләре һәм бүләкләр алу өчен бер-берсенә аткан

Тикшерү мәгълүматларына караганда, хәрбиләр яралану һәм имгәнүләр өчен барлыгы 200 миллион сумнан артык акча алган. Әлеге яраланулар аларга медальләр алуга да ярдәм иткән.

Хәтта хәрбиләрнең батырлыкларын телевидениедан да күрсәткәннәр.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
🇷🇺🇺🇦Reuters: Путин Украинадан Донбасстан һәм НАТОга керүдән баш тартуын таләп итә.

Русия президенты Владимир Путин Украинадан НАТОга керү ниятеннән баш тартырга һәм үз җирлегендә Көнбатыш гаскәрләрне урнаштырмауны таләп итә дип хәбәр итә Reuters.

Агентлыкның Кремльгә якын чыганаклары белдерүенчә, Мәскәү Украина хәрбиләрен Луһански һәм Донецки өлкәләреннән чыгаруны таләп итә, ә Русия Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә хәзерге фронт сызыгында туктатырга әзер. Бүгенге көндә Донецки өлкәсенең 88 проценты һәм Запорожье өлкәсенең 73 проценты Русия контроле астында.

Журналистлар белән сөйләшкән чыганаклар сүзләренчә, Аляскадагы очрашу Доналд Трампка “Путинның солыхка һәм компромисска әзер” булуын күрсәткән.

@azatliqradiosi
🤬6🖕41
Хәерле җомга көннәре белән, хөрмәтле укучыларыбыз! 22 август иртәсенә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Украина дроннары Брянски өлкәсендә "Унеча" нефть үткәргеч станциясенә һөҗүм иткән.

🔸АКШ Русия һәм Украина сөйләшүләренә кагылышлы мәгълүматны "Биш күз" альянсы әгъзаларыннан яшергән. Альянска Британия, Австралия, Канада һәм Яңа Зеландия керә.

🔸Төньяк Корея лидеры Ким Чен Ын Украинага каршы сугышта Русия ягында катнашкан Төньяк Корея офицерларына бүләкләр тапшырган.

🔸АКШ Дәүләт департаменты 55 миллионнан артык виза иясен миграция кануннарын бозу-бозмауга тикшерәчәк дип хәбәр итә Associated Press. Канун бозу ачыкланса, визаны гамәлдән чыгарачаклар, иясен депортацияләргә мөмкиннәр.

🔸Татарстанда кабат дрон һөҗүме тәртибе кертелде.

@azatliqradiosi
2
2027 елга кадәр Татарстанның якынча 879 мәктәбендә "хезмәт" вә "иминлек һәм Ватанны саклау" (элеккеге ОБЖ дәресе) кабинетлары җиһазландырылачак.

Моның өчен казнадан 285 миллион сум бүлеп биреләчәк.

Узган ел Башкортстан Корылтаенда мәктәп програмына яңа фән модульләрен - хезмәт дәресен, шулай ук Иминлек һәм Ватанны саклау нигезләре дәресен кертеп җибәрүнең авырлыкларына багышланган түгәрәк өстәл узды. Башкортстан мәгарифен үстерү институты ректоры Әлфис Гаязов , мәктәпләрдә дәресне үткәрү өчен кирәкле әйберләр юк һәм укытучылар җитмәү проблемы да бар дигән иде.

▪️Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң хакимият мәктәп програмына зур үзгәрешләр кертә. Моны түрәләр "көнбатыш тәэсирен юкка чыгару" дип аңлата, ватанпәрвәрлек арттыру сылтавы белән Русия пропагандасы киң җәелә.

▪️Мисал өчен, мәктәпләрдә "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" дигән дәресләр кертелде. Мәгариф миниcтрлыгы карарында әйтелгәнчә, бу дәресне "мәктәп укучыларында Ватанга мәхәббәт, илең өчен горурлык, ватанпәрвәрлек формалаштыру" өчен үткәрәләр. Мәктәпләргә бу дәресләрне Русия Украинага бәреп кергәннән соң берничә ай узгач керттеләр.

▪️Русия Украинага башлаган сугыш аркасында укытучылар пропаганда солдатларына әверелде. Алар балаларга чит дәүләтне басып алуны коткару операциясе дип ялганлый, Украина җирләре Русия биләмәләре дип ышандырырга тырыша, укучылар белән беррәттән сафка басып, гимннар җырлап, патриот булырга өйрәтә.

@azatliqradiosi
🤮92😈2
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Башкортстанның Благовещен шәһәрендә мәчеткә ут төрткәннәр

Baza шаһитләрга сылтанып язуынча, бер егет мәчеткә яна торган сыекча тутырылган шешә ташлаган да качкан.

Мәчетнең ун квадрат метры янган диелә.

Узган ел Башкортстанның Бүздәк районы Иске Богады авылы мәчетендә Ураза гаете алдыннан ут чыккан иде.

2019 елны Башкортстанның Ишембай районы Кинҗәбулат авылында мәчеткә ут төрткәннәр иде. Зыян күләме миллион ярым сумнан артык диелде.

@azatliqradiosi
🤬7🔥1
Көн язмасы: Президент түгел, рәис сайлавы: Миңнеханов сайлау кампаниясе ничек алып барыла?

Татарстан президенты сайлавына бер айдан азрак вакыт калды. 1991 елдан ул беренче тапкыр "Татарстан рәисе сайлавы" буларак узачак.

Сайлауда барлыгы 4 намзәт теркәлгән. 2010 елдан бирле Татарстан белән идарә итүче Рөстәм Миңнехановтан тыш, КПРФтан — Хафиз Миргалимов, ЛДПРдан — Руслан Йосыпов һәм Пенсионерлар фиркасеннән — Виталий Смирнов.

2020 елда Миңнеханов президент булып сайлануына карамастан, вазифасының атамасы "рәис"кә әйләнде. Беренче тапкыр Татарстан рәисенә сайлауда катнашкан намзәтләргә татар телен белү шарты бетерелде. Нәтиҗәдә, дүрт намзәтнең икесе генә ике дәүләт телен белүе мәгълүм — Миңнеханов һәм Миргалимов. Калган икесе — Смирнов һәм Йосыпов татар телендә чыгыш ясаганы билгеле түгел. Азатлык Радиосының үз чыганаклары әйтүенчә, узган елларда бу ике намзәт татарча белмәү сәбәпле, медиага татарча комментар бирүдән баш тартып килгән.

Ике ел элек сайланачак рәискә үз вазифаларына керешкәндә ант бирү мәрасимендә "суверенитет" сүзен куллану тыелды. Ул "Русия Конституциясен һәм Татарстан Конституциясен, федераль кануннарны һәм Татарстан кануннарын үтәргә, Татарстан рәисенә йөкләнгән югары вазифаларны намус белән үтәргә тантаналы төстә ант итәм", дип әйтергә тиеш булачак.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
👎3🤡3🤨2💩1
🎶Русия контролендәге Кырым парламенты чираттан тыш утырышта ярымутрауның яңа гимны сүзләрен һәм көен раслады.

Көйне Федерация шурасының элекке әгъзасы Ольга Ковитиди, ә сүзләрен 87 яшьлек шагыйрь Илья Резник иҗат иткән. Гимн махсус иҗади бәйгедә җиңгән дип әйтелә, әмма текстны “Кырым парламентының эшче төркеме эшкәрткән”.

“Без яңа гимн тексты тирән мәгънәле булсын һәм анда Кырым язы темасы һичшиксез чагылсын дип теләдек”, дигән Кырым парламенты рәисе Владимир Константинов.


Гимн текстының кушымтасында “Кырым бар киртәләрне узып өенә кайтты” дигән сүзләр бар. Шулай ук Кырым халкының “Бар халык белән бөек Русь өчен торганлыгы” әйтелә.

Яңа гимн 1992 елда Украина составында Кырым автоном республикасы оештырылганнан соң расланган гимнны алыштырачак. Аны танылган композитор Алемдар Караманов язган иде. Бу гимнны аннексиядән соң Русия хакимиятләре дә таныды. Әмма 2024 елда Константинов бу гимнның “яңа чынбарлыкны чагылдырмавын” белдерде. Элекке гимн кырымтатар, украин һәм урыс телләрендә дә бар.

Формаль рәвештә Русия хакимиятләре Кырымдагы украин һәм кырымтатар телләрен дә дәүләт теле дип таный, ләкин Резник авторлыгындагы яңа гимн бу телләрдә әлегә күренми.

@azatliqradiosi
🤮31🤬1
Юстиция министрлыгы яңа "ят агентлар" исемлеген чыгарды:

Алар арасында Русиядә мөселманнар тормышы турында сөйләүче «Алиф ТВ» проекты да бар.


Моннан тыш:
➡️Раджана Дугар – бурят активисты
➡️Сергей Марков – сәясәт белгече
➡️Дмитрий Нюберг (Qianti) - блогер
➡️Андрей Кордочкин – чиркәүдән читләштерелгән атакай, Сугышка каршы «Мир всем» чиркәү оешмасына нигез салучыларның берсе
➡️«Тамиздат» проекты

@azatliqradiosi
👎51😁1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Юстиция министрлыгы яңа "ят агентлар" исемлеген чыгарды: Алар арасында Русиядә мөселманнар тормышы турында сөйләүче «Алиф ТВ» проекты да бар. Моннан тыш: ➡️Раджана Дугар – бурят активисты ➡️Сергей Марков – сәясәт белгече ➡️Дмитрий Нюберг (Qianti) - блогер…
Русия юстиция министрлыгы хакимияткә якын сәясәт белгече Сергей Марковны “ят агент” дип таныды.

Марков Русия үзәк каналларында иҗтимагый-сәяси ток-шоуларда катнашучы буларак билгеле.

Июль аенда ул Азәрбайҗанда Шуша глобаль медиа форумында катнашып ил президенты Илһам Алиев турында мактау сүзләре әйтте. Марков Баку белән Мәскәү арасындагы киеренкелекне искә алып, аның вакытлыча гына булуын искәртте.
Форум башланыр алдыннан азәрбайҗан журналистлары белән сөйләшү вакытында Марков Алиевны “искиткеч интеллектуал” һәм “хәзерге заманның иң тәҗрибәле җитәкчеләренең берсе” дип атады.

Моннан тыш, сәясәт белгече Азәрбайҗанның Карабах җирлеген кайтаруын да искә алды.

Әлеге хәлдән соң Русиянең хакимият тарафлы блгерлары Марковны тәнкыйть утына тотты. Мисал өчен Юрий Подоляка Азәрбайҗандагы белдерүләрдән соң, Марков сәясәт белгече буларак үзен юк итте диде.

@azatliqradiosi
👍4😁3🔥2
Рөстәм Миңнеханов урыс телен белмәгән мигрант балаларын мәктәпкә алуны тыйган канунны тәнкыйтьләп чыкты

Урыс телен белмәгән мигрант балалары моңа гаепле түгел һәм аларны моның өчен мәктәпкә алмау – юләрлек диде Татарстан президенты.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта Татарстан мәктәпләрендә 3178 чит ил баласы, ә югары уку йортларында – 22,5 мең чит ил студенты укый. Ул урыс телен яхшы белмәгән мигрант балалары өчен адаптация курслары оештырырга өндәде.

— Ничек инде баланы мәктәпкә кертмәскә? Ул кайда булырга тиеш? Тел белмәве өчен ул гаеплеме? Өч-дүрт айда телне теләсә кайсы бала өйрәнә ала. Барысы да яхшы булачак. Бөтенләй бер юләрлек бу. Баланы кадерләп карарга кирәк. Ул бала бит, гаепле түгел, — диде Миңнеханов.

▪️2024 елның декабрендә Русия президенты Владимир Путин урыс телен белмәгән мигрант балаларыны мәктәпләргә алырга тыючы канунга кул куйды. 2025 елның мартында Мәгариф министрлыгы мигрант балаларының урыс телен белүен тикшерү тәртибен раслады.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
7👍2🤡2🔥1
Русия мәктәпләрендә инглиз теле дәресләрен кыскартачаклар, аның урынына «рухи-әхлакый мәдәният нигезләре” укытылачак

Русия мәгариф министрлыгы 2026 елның сентябреннән мәктәпләрдә чит телләр дәресләре сәгатьләрен 510нан 408гә калдыру турында фәрман өлгесен әзерләгән.

Чит тел буларак Русия мәктәпләрендә нигездә инглиз теле укытыла.

5-7 сыйныфта хәзер чит телне атнасына өч сәгать өйрәнсәләр, документка күрә, ул ике сәгатькә калачак.

Ә чит тел дәресе урынына 5-7 сыйныф укучылары «Русия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре” дәресләрен укый башлаячак.

Дәрес 5 сыйныфта елына 17 сәгать, ә 6-7 сыйныфларда 34шәр сәгать керәчәк.

Укыту материаллары эшләүдә белгечләр белән бергә Урыс православ чиркәве вәкилләре, аерым алганда иң сүзе үтә торган кешеләрнең берсе (аны "Путин рухание" дип йөртәләр) митрополит Тихон (Шевкунов) катнаша.

@azatliqradiosi
🤡6🤮41👍1💊1
Төркиядә Сөембикә турында китап басылып чыкты

Аны бастырыр өчен татарлар, нугайлар, кырымтатарлар, төрекләр үзара акча туплады. Китап инде сатуга чыкты. Беренче тираж сатылып бетсә, нәшрият аны күбрәк бастырырга тели.

Тулырак 👉 безнең язмада укыгыз.
6
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татарстанның элекке мәгариф министры Энгел Фәттаховны сак астында калдыру 2026 елның февраленә кадәр озайтылган. Бизнес Online язуынча, кичә мәхкәмә шундый карар кабул иткән. Энгел Фәттаховның эше кайсы мәхкәмәдә каралачагын Татарстан Югары мәхкәмәсе билгеләячәк.…
Татарстан прокуроры Альберт Суяргулов Татарстанның элекке мәгариф һәм фән министры, Актаныш районының элекке башлыгы Энгел Фәттаховның 651 миллион сумлык милеген алуны таләп итә.

Прокурор мөрәҗәгате инде Казанның Совет районында теркәлгән. Бизнес Онлайн язуынча, җавап тотучылар булып Энгел Фәттаховтан тыш аның якыннары да бара.

Энгел Фәттахов хәзерге вакытта сак астында тотыла, аны вәкаләтләрен арттыру һәм зур күләмдә ришвәт алуда гаеплиләр. Тикшерү эше тәмамланган, аны Минзәлә районы мәхкәмәсендә караячаклар.

▪️2012 елда Энгел Фәттахов Татарстан мәгариф һәм фән министры вазифасына билгеләнгәч, татар телен үстерү эшенә алынды. 2017 елда республика мәктәпләрендә татар телен мотлак укыту калсын өчен көрәште. Моның өчен прокуратурадан кисәтүләр алды. Татар теле дәүләт теле буларак укытылмаячагы билгеле булгач, министр вазифасыннан алынды.

@azatliqradiosi
🤬4🖕3👍1
2025/08/23 20:57:09
Back to Top
HTML Embed Code: