Telegram Group & Telegram Channel
Хөрмәтле Хадичә Салаховна!

Сезне ихлас күңелдән олы гомер бәйрәмегез – 105 яшьлек күркәм Юбилеегыз белән тәбриклим!

Гомерне бит еллар билгеләми, гомер агышы ак буразналар булып чәчләргә ята, якты җыерчыклар булып йөзне бизи, кеше гомере тарих, ул үзе бер калын китап кебек. Күпме кайгы-хәсрәт, шатлык-куанычлар сыйган бит ул елларга. Бүгенге көн Сезнең өчен шуңа да күркәм һәм кадерле.

Ничә еллар үтсә дә, күпме сулар акса да, Бөек Ватан сугышы хәтирәләре күңелләргә мәңгегә сеңеп калган. Уйлап карасаң, шушы афәт тәрәзәсен чиртмәгән, ишеген какмаган бер генә гаилә дә юктыр.

Миллионлаган кешеләрнең яшьлек елларын, балалык чорын, пар канатларын, газиз кыз-улларын, тигез тормышларын урлаган дәһшәтле бу еллар.
Сезнең тормыш юлы - ул батырлык, һәрберебез өчен Ватанга тугрылык, бердәмлек һәм фидакарьлек үрнәге булып тора.

Туган илебезне фашистлар һөҗүменнән яклап сугыш кырларына киткән курку белмәс, барлык мактау, хөрмәт, ягымлы карашларга иң лаеклы Бөек Ватан сугышы ветераныбыз Сез. Ил-көннәребезнең тынычлыгы, муллыгы өчен күрсәткән батырлыгыгыз, фидакарь хезмәтегез, күңелегездә саклаган эчкерсез яктылык, ягымлылык өчен чиксез рәхмәт Сезгә.

Гомер бәйрәмегез – олы юбилеегыз котлы булсын! Озын гомер юлыгыз лаеклы тормышыгыз өчен язмышның олы бер бүләгедер!

Аллаһ Тәгалә Сезгә киләчәктә дә сәламәтлек белән, күңел яктылыгы, йөрәк җылысын тоеп туганнарыгыз, якыннарыгыз янәшәсендә зур хөрмәткә күмелеп, һәр туган көнгә сөенеп, тагын күп еллар яшәргә насыйп итсен!
🔥15👏11👍6🙏41🥰1👌1🕊1😭1

group-telegram.com/marsel_shaydullin_official/954
Create:
Last Update:

BY Марсель Шайдуллин

Share with your friend now:
group-telegram.com/marsel_shaydullin_official/954

View MORE
Open in Telegram

Telegram | DID YOU KNOW?

Date: |

Founder Pavel Durov says tech is meant to set you free Apparently upbeat developments in Russia's discussions with Ukraine helped at least temporarily send investors back into risk assets. Russian President Vladimir Putin said during a meeting with his Belarusian counterpart Alexander Lukashenko that there were "certain positive developments" occurring in the talks with Ukraine, according to a transcript of their meeting. Putin added that discussions were happening "almost on a daily basis." So, uh, whenever I hear about Telegram, it’s always in relation to something bad. What gives? "There is a significant risk of insider threat or hacking of Telegram systems that could expose all of these chats to the Russian government," said Eva Galperin with the Electronic Frontier Foundation, which has called for Telegram to improve its privacy practices. For tech stocks, “the main thing is yields,” Essaye said.
from us

Telegram Марсель Шайдуллин
FROM American