Райнур Хәсәнов: «Печән базары» үз тарихында беренче тапкыр дүрт көн дәвам итәчәк
«Бөтендөнья татар яшьләре форумы» иҗтимагый оешмасы рәисе Райнур Хәсәнов «Татар-информ»да матбугат очрашуында «Печән базары» фестивале һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы программасы белән таныштырды.
Шулай ук 26-29 августта «Печән базары» фестивале эшләячәк. Райнур Хәсәнов билгеләвенчә, «Печән базары» үз тарихында беренче тапкыр дүрт көн дәвам итәчәк.
Чыганак: татар-информ

«Бөтендөнья татар яшьләре форумы Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта аерым программа нигезендә эшен алып барачак. Анда 200 делегат катнашуы көтелә. 27 август – яшьләр форумының төп көне. Әлеге көнне иртәнге якта алты юнәлеш буенча секцион утырышлар узачак: «Медиа», «Мәдәният», «Цифрлаштыру», «Бизнес», «Мәгариф», «Тарих». Әлеге юнәлешләр буенча яшьләр дүрт сәгатьлек эш алып барачак. Аннары 14:00 сәгатьтә пленар утырыш башланачак», – дип сөйләде Райнур Хәсәнов.

«2023 елда безнең концепция мода белән бәйле иде, һәм дизайнерлар саткан киемнәрне, элементларны кулланып, модельләр мода күрсәтте. Быел чараның төп концепциясе «Татар йорты» белән бәйле булгач, «Печән базары» территориясенә кергәч үк бүлмә форматындагы фотозона эшлибез. Шулай ук интерьер һәм экстерьер буенча күргәзмәләр, «Татар йорты нинди булырга тиеш?», «Совет заманында йорт нинди булган?» кебек темаларга лекторийлар һәм сөйләшүләр узачак», – диде ул.
Чыганак: татар-информ
🔥6❤🔥5😍3❤1
group-telegram.com/tatforum/4276
Create:
Last Update:

BY TATFORUM

Share with your friend now:
group-telegram.com/tatforum/4276