group-telegram.com/azatliqradiosi/22758
Last Update:
"Украиннар башкорт-татарлар кебек тәртип ярата"
АКШта яшәүче башкорт активисты Айгөл Лайон шушы көннәрдә Украинада булып кайтты, Югары Рада оештырган конференциядә катнашты. Хис-тойгылары, фикерләрен ул Азатлыкка сөйләде. Әңгәмәдән бер өзек:
— Украинада башкортларны никадәр беләләр?
— Баймак хәлләреннән хәбәрдарлар. Русия эчендә барган барлык вазгыять хакында алар белә. Русия эчендә тавыш кубуларның барысын да күзәтәләр. Алар гыйнвар аендагы хәлләрдән соң Башкортстан күтәрелер дип көткән. Аларга башка республикалар да кушылыр дип уйлаган, әмма өметләре акланмады.
Шулай булуга карамастан, Башкортстанның бәйсезлегенә өметләр зур безнең дә, аларның да. Аларның безнең бәйсезлеккә өмет белән караулары кадерле, күңелгә рәхәт. Аларны ишетеп, үзебездә яңадан ышаныч туа. Без ялгыз түгел, башкалар да безгә ышана дигәнне тою канатландыра.
Тулырак Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама.
👉Телеграмда.
BY Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Share with your friend now:
group-telegram.com/azatliqradiosi/22758