group-telegram.com/tathadisler/458
Last Update:
Дин исеменнән кешегә хөкем сөйләүнең җаваплылыгы хакында
عَنِ ابْنِ بُرَيْدَةَ عَنْ أَبِيهِ عَنِ النَّبِىِّ صلى الله عليه وسلم قَالَ: الْقُضَاةُ ثَلاَثَةٌ: وَاحِدٌ فِى الْجَنَّةِ وَاثْنَانِ فِى النَّارِ . فَأَمَّا الَّذِى فِى الْجَنَّةِ فَرَجُلٌ عَرَفَ الْحَقَّ فَقَضَى بِهِ . وَرَجُلٌ عَرَفَ الْحَقَّ فَجَارَ فِى الْحُكْمِ فَهُوَ فِى النَّارِ وَرَجُلٌ قَضَى لِلنَّاسِ عَلَى جَهْلٍ فَهُوَ فِى النَّارِ
Сөекле Пәйгамбәребез ﷺ әйткән:
«(Җәннәт белән җәһәннәмгә бару ягыннан) казыйлар өч төргә бүленә, аларның бер төре җәннәткә керә, ә калган икесе җәһәннәмгә. Җәннәткә керүчесенә килгәндә, ул шул казый, кайсысы дөрес хөкемне белеп, аңа туры килгән хөкем чыгарганы. Ә дөрес хөкемне белеп тә, (аңа туры килгән хөкемне чыгармыйча,) золымлык кылган казый, җәһәннәмгә керер. Шулай ук, кешеләргә файдалы/туры килгән хөкемне белемсезлеге аркасында чыгарган казый да, җәһәннәмгә керер.
Хәдисне җиткерүчеләр:
Имам Әбү Дауд, "әс-Сүнән", 3573, Имам Тирмизи, "әс-Сүнән", 1322, Имам Нәсәи, "әс-Сүнән әл-Күбра", 5922, Имам Ибне Мәҗә, "әс-Сүнән", 2315, Имам әл-Хәким, "Мүстәдрәк", 4/101, әл-Бәззар, "Мүснәд", 4468, һәм башкалар.
#фетнә
https://www.group-telegram.com/no/tathadisler.com
BY Татарча хәдисләр 📿

Share with your friend now:
group-telegram.com/tathadisler/458