group-telegram.com/tathadisler/570
Last Update:
Дәвамлы башкарып килгән гыйбадәтләреңне ялгыш калдырсаң, өметсезлеккә төшмә
عَنْ عُمَرَ بْنِ الْخَطَّابِ: قَالَ رَسُولُ اللهِ صلى الله عليه وسلم: «مَنْ نَامَ عَنْ حِزْبِهِ أَوْ عَنْ شَيْءٍ مِنْهُ، فَقَرَأَهُ فِيمَا بَيْنَ صَلَاةِ الْفَجْرِ وَصَلَاةِ الظُّهْرِ كُتِبَ لَهُ كَأَنَّمَا قَرَأَهُ مِنَ اللَّيْلِ ».
Гомәр ибн әл-Хаттаб (Аллаһ аннан разый булсын) риваять итә: Расүлуллаһ ﷺ болай диде:
— «Кем дә булса төнлә укырга гадәтләнгән догаларын яки Коръән өлешен (укымыйча) йоклап калса, ләкин аларны иртәнге белән өйлә намазлары арасында укып чыкса — аңа бу, төнлә укыган кебек үк, язылыр».
Сахих Мөслим, 747.
Бу хәдис — Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенең киңлеген күрсәтә. Мөэмин кешенең нияте изге булса, ул берәр сәбәп белән төнге догаларын укый алмыйча калса, әмма кичектереп булса да шуны үтәсә — аңа савап тулысы белән языла. Бу — өметне сүндермәскә, башлаган изге гадәтләрне тырышып дәвам итәргә өнди торган бик шатлыклы хәбәр.
https://www.group-telegram.com/us/tathadisler.com
BY Татарча хәдисләр 📿
Warning: Undefined variable $i in /var/www/group-telegram/post.php on line 260
Share with your friend now:
group-telegram.com/tathadisler/570
