group-telegram.com/tathadisler/583
Last Update:
Коръәнне тәрҗемә/тәфсир итүче нинди белемнәрне үзләштергән булырга тиеш?
1. Коръән гыйлемнәре
- Нәсих–мәнсух (الناسخ والمنسوخ) – гамәлдән чыгарылган һәм гамәлдән чыгаручы аятьләрне,
- Мәкки вә мәдәни аятьләр (المكي والمدني) – Мәккәдә яки Мәдинәдә иңгән сүрә/аятләрне аера белергә тиеш
- Мөтәшәббих вә мөхкәм, мөбхәм, мәҗази аятьләрне белергә тиеш
- Вакф вәл ибтида – аятьләр арасында яки аять эчендә кайсы урыннарда мәгънә тәмамлана, тукталыш рөхсәт ителә, ә кайсы урыннарда мәгънә тәмамланмый икәнлеген белү. Чөнки тукталыш кайсы урынга куелу белән мәгънә тулысынча үзгәреп китәргә мөмкин
- Кыйраәтләр – Коръәнне уку төрләре (قراءات) һәм аять мәгънәсенә тәэсир итүче аермаларны белүе тиешле.
2. Хәдис һәм Сөннәт белеме
- Сәхих, хәсән, зәгыйф хәдисләрне бер-береннән аера белү.
- Сәхабәләр тәфсире белән таныш булуы (Ибн Габбас, Ибн Мас‘уд, Үбәй бин Кәгб кебек сәхәбәләрнең шәрехләрен өйрәнү).
3. Гарәп теле гыйлемнәре
- Гарәп грамматикасы (наху, сарф, иштикак).
- Баләгать: мәгани, бәйән, бәдиг.
4. Фикһ һәм усул-фикһ
- Мәзһәпләр аятьләрдән нинди хөкемнәр чыгара икәнен белү
5. Гыйльмуль-кәләм һәм гакыйдә
- Исламның иман нигезләре белән тәфсирнең туры килүен тәэмин итү.
- Аллаһ сыйфатлары турындагы аятьләрне әһле-сөннәт гакыйдәсенә туры китереп аңлату.
Коръәнне тәфсир/тәрҗемә итүче үзе нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
Бидгатьләрдән, фәлсәфи агымнардан ерак булуы.
Тәкъвалык һәм ихласлык иясе булуы.
Бердәнбер Раббыбыз, Бөек Аллаһ сүзен бу шартларга ия булмыйча аңлатуга керешүдән һәрбер кеше Аллаһка сыенырга тиеш. Бу шартларга ия булмыйча "Аллаһ бу аятендә шулай дип әйтә" дип, Аның сүзен аңлату, Аллаһы Тәгаләгә яла ягуга тиң. Аллаһ безне Үзе сакласын иде. Әмин
BY Татарча хәдисләр 📿
Warning: Undefined variable $i in /var/www/group-telegram/post.php on line 260
Share with your friend now:
group-telegram.com/tathadisler/583
