Бәйрәм өстәлендә берсеннән-берсе матур шешәләр тора. Бала шуларга кызыгып үренә. "Сиңа иртә әле", - ди әти-әнисе. Димәк, тизрәк үсәргә кирәк, дип уйлый бала. Бу шундый тәрбия. Дөресрәге, тәрбиянең булмавы.
Җомга вәгазендә ишеткәннәрдән.
Җомга вәгазендә ишеткәннәрдән.
👍16😢12❤4
Бер танышым әйтә. Безнең эштә шаляй-валяй, эленке-салынкы йөрсәң, 30 мең аласың ди. Тырышып-тырмашып, төн йокыларын калдырып эшләсәң, 35 мең чыга ди. Сезнең эш андый түгелдер бит?
🤔15
Халыкта: "Казлар канатында кар алып килә" дигән әйтем бар... Менә инде, ике-өч көн, казлар җылы якка китә башлады... Димәк, тиздән кар көтәсе... Алар безнең тирәлектә оя кормый, бездән төньяктарак оя корып, бала чыгара, безнең тирәлектә, язын-көзен, берничә көнгә тукталып, ял итә, түл җыя...
"... ди укучыбыз" рубрикасы.
"... ди укучыбыз" рубрикасы.
❤15🙏2
Минем бер танышым бар. Кулыннан эш килә. Әмма эшләгәндә аңар һәрвакыт кемнедер сүгәргә кирәк. Шулай итсә генә эше яхшы килеп чыга. Бөтен нәрсәне сүгә: хатынын, инструментны, кытайларны, шушы инструментны ясаган кытайларны, дәүләтне, дәүләткә каршы булучыларны, һава торышын һ.б. һ.б. Бөтен дөньяны мактап эшләсә, бер эше дә барып чыкмас сыман. Ничек шулай икән бу? Кемнедер сүгү - шундый ягулык что ли ул? Илһам чыганагы? Психолог сыманрак кешеләр бармы арагызда? 🤔
😁23❤2
Бүген Новый дигән фамилия ишеттем. Мондый фамилия белән яңа бала туганда аеруча күңелле.
🔥12
Бүген метрога утырдым. Хатын-кызларга урын бирмиләр икән. Хатын-кыз булу гына әз. Хатын-кыз + олы яшьтә булырга тиешсең. Шушы ике сыйфат бергә килсә, урын бирәләр. Үзем күзәттем.
❤12
Forwarded from МӘДӘНИ ҖОМГА
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
“Мәдәни җомга” газетасының 30 еллык юбилееннан кайбер мизгелләр.
Эльза Газизова видеосы
Эльза Газизова видеосы
👍9🔥4
Минем бер танышым бар. Ул сөйләгәндә гел "чынлап әйтәм", "чынлап әйтәм" дип кыстыра. Әгәр ул сүзен әйтмәсә, ышаныр идем сүзләренә. Әмма сүз саен "чынлап әйтәм" дигәч, шикләндерә.
😁13👍4