Тотрыклы гыйбадәт — Аллаһка иң сөекле гамәл
عَنْ عَائِشَةَ رضي اللَّه عنها: أَنَّ النَّبِيَّ ﷺ دَخَلَ عَلَيْهَا وَعِندَهَا امْرَأَةٌ، فَقَالَ: «مَنْ هَذِهِ؟» قَالَتْ: هَذِهِ فُلَانَةُ، تَذْكُرُ مِنْ صَلَاتِهَا»، قَالَ: «مَهْ، عَلَيْكُمْ مَا تُطِيقُونَ، فَوَاللَّهِ لَا يَمَلُّ اللَّهُ حَتَّى تَمَلُّوا»، وَكَانَ أَحَبُّ الدِّينِ إِلَيْهِ مَا دَاوَمَ صَاحِبُهُ عَلَيْهِ».
Гайшә (Аллаһ аннан разый булсын) болай дип риваять итә:
Минем бүлмәмдә бер хатын-кыз утырганда Пәйгамбәребез ﷺ керде, һәм ул миннән:
— «Бу кем?» — дип сорады.
Мин җавап бирдем:
— «Бу күп намазлар укуы белән мәшһүр булган фәлән хатын».
Пәйгамбәребез ﷺ болай диде:
— «Тукта! Сез үзегез булдыра торганны гына эшләгез! Чөнки Аллаһ белән ант итеп әйтәм, сез үзегез гыйбәдәттән туеп аны ташлаганчы Аллаһ та сезне ташламас!»
Пәйгамбәргә ﷺ иң сөекле гамәл — кеше аны даими кылып торган гамәл иде.
Сахих әл-Бохари, 43; Сахих Мөслим, 785
Һәркем үзе булдыра алганча гамәлләрне даими башкарырга тиеш — савап даими булсын өчен, һәм Аллаһның рәхмәте дә өзелмәсен өчен.
https://www.group-telegram.com/tathadisler.com

❤25👍2
Пәйгамбәр ﷺ юлыннан читләшү куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин
جَاءَ ثَلاثَةُ رَهْطٍ إِلَى بُيُوتِ أزْوَاجِ النَّبيّ ﷺ يَسْأَلُونَ عَنْ عِبَادَةِ النَّبيّ ﷺ فَلَمَّا أُخْبِروا كَأَنَّهُمْ تَقَالُّوهَا وَقَالُوا: أَيْنَ نَحْنُ مِنَ النَّبيِّ ﷺ وَقدْ غُفِرَ لَهُ مَا تَقَدَّمَ مِنْ ذَنْبِهِ وَمَا تَأخَّرَ. قَالَ أحدُهُم: أمَّا أنا فَأُصَلِّي اللَّيلَ أبداً. وَقالَ الآخَرُ: وَأَنَا أصُومُ الدَّهْرَ أَبَداً وَلا أُفْطِرُ. وَقالَ الآخر: وَأَنا أعْتَزِلُ النِّسَاءَ فَلاَ أتَزَوَّجُ أبَداً. فجاء رسولُ اللَّه ﷺ إليهم، فَقَالَ: أنْتُمُ الَّذِينَ قُلْتُمْ كَذَا وَكَذَا؟ أَمَا واللَّهِ إنِّي لأخْشَاكُمْ للهِ، وَأَتْقَاكُمْ لَهُ، لَكِنِّي أصُومُ وَأُفْطِرُ، وأُصَلِّي وَأَرْقُدُ، وَأَتَزَوَّجُ النِّساءَ، فَمَنْ رَغِبَ عَنْ سُنَّتِي فَلَيْسَ مِنِّي
Әнас ибне Мәлик (Аллаһ аннан разый булсын) хәбәр иткәнчә:
Бер көнне Пәйгамбәребезнең ﷺ хатыннары өйләренә өч кеше килеп, Пәйгамбәрнең ﷺ Аллаһка гыйбадәте турында сораштыра башлыйлар. Аларга бу турыда сөйләгәннән соң, (бу кешеләр) әйтерсең лә бу гыйбадәтләрне азсынып куйдылар да:
— «Пәйгамбәр белән безнең ара ерак! Аның бит элеккеге һәм киләчәк гөнаһлары кичерелгән!» — диделәр.
Шуннан берсе әйтте:
— «Мин төннәр буе намаз укыячакмын!»
Икенчесе:
— «Мин бертуктаусыз ураза тотачыкмын, һичбер көнне дә уразасыз үткәрмим!»
Өченчесе әйтте:
— «Мин хатын-кызлардан ерак торырмын һәм беркайчан да өйләнмәм!»
Бу сүзләрне ишеткәннән соң Пәйгамбәребез ﷺ:
— «Сез шушы-шушы сүзләрне әйткән кешеләрме? Аллаһ белән ант итәмен, мин Аллаһтан иң курыкканыгыз, иң тәкъвалыгыз. Әмма мин ураза тотам да, ашыйм да, төнлә намаз да укыйм, йоклыйм да, һәм хатыннар белән өйләнешәм. Кем минем сөннәтемнән йөз чөерсә — ул миннән түгел!» — дип әйтте.
Сахих әл-Бохари, 5063; Сахих Мөслим, 1401.
Искәрмә: Бу хәдис "динне мин башкалардан дөресрәк аңлыйм, яхшырак яшим", дип, галимнәр сүзләреннән тайпылып, үз күзаллавың белән яшәүдән тыя. Һәрбер эшебезне галим кешеләр белән киңәшләшеп, яки алардан үрнәк алып эшләргә кирәк.

❤20🤝4
Гыйбадәтләрне аңлы рәвештә башкарырга кирәк
عَنْ أَنَسِ بْنِ مَالِكٍ رضي الله عنه قَالَ: «دَخَلَ النَّبِيُّ صلى الله عليه وسلم، فَإِذَا حَبْلٌ مَمْدُودٌ بَيْنَ السَّارِيَتَيْنِ، فَقَالَ: مَا هَذَا الْحَبْلُ؟. قَالُوا: هَذَا حَبْلٌ لِزَيْنَبَ، فَإِذَا فَتَرَتْ تَعَلَّقَتْ. فَقَالَ النَّبِيُّ صلى الله عليه وسلم: لَا، حُلُّوهُ، لِيُصَلِّ أَحَدُكُمْ نَشَاطَهُ، فَإِذَا فَتَرَ فَلْيَقْعُدْ».
Әнас ибне Мәлик (Аллаһ аннан разый булсын) риваять итә:
Бер көнне Пәйгамбәребез ﷺ мәчеткә керде һәм ике багана арасына тартылган бер арканны күреп:
— «Бу нинди аркан?» — дип сорады.
Аңа:
— «Бу Зәйнәпнең арканы. Ул намаз укыганда хәлдән тая башласа, шуңа тотынып тора», — дип җавап бирделәр.
Шунда Пәйгамбәребез ﷺ болай диде:
— «Бу арканны чишегез! Көч-хәлегез барында гына намаз укыгыз. Әгәр йокы баса башласа — йокларга ятыгыз».
Сахих әл-Бохари, 1150; Сахих Мөслим, 784

❤20
Бик каты йоклыйсы килгәндә намаз укуның зыянлары
عَنْ عَائِشَةَ : أَنَّ رَسُولَ اللهِ صلى الله عليه وسلم قَالَ: «إِذَا نَعَسَ أَحَدُكُمْ وَهُوَ يُصَلِّي فَلْيَرْقُدْ حَتَّى يَذْهَبَ عَنْهُ النَّوْمُ، فَإِنَّ أَحَدَكُمْ إِذَا صَلَّى وَهُوَ نَاعِسٌ لَا يَدْرِي لَعَلَّهُ يَسْتَغْفِرُ فَيَسُبُّ نَفْسَهُ».
Гайшә (Аллаһ аннан разый булсын) риваять итә:
Пәйгамбәребез ﷺ болай диде:
— «Әгәр дә сездән кем дә булса намаз укыганда йокыга тала башласа — көч җыеп алганчыга хәтле йоклап алсын. Чөнки йокылы килеш намаз укыган кеше нәрсә әйткәнен аңламый, һәм ул, бәлки, Аллаһтан гафу үтенәм дип уйлап, үз-үзен каһәрли башларга мөмкин».
Сахих әл-Бохари, 212; Сахих Мөслим, 786
Бу хәдис — намазда аң-сәламәтлекнең әһәмиятен ассызыклый. Гыйбадәт йөрәктән, аңлы рәвештә булырга тиеш. Кеше арыган хәлдә намазга керешсә, ул Пәйгамбәребез ﷺ кисәткәнчә, хәтта үзенә зыян да китерергә мөмкин. Шуңа күрә, ихласлык һәм аңлап башкарылган гыйбадәт — аз булса да, кабул булу ягыннан өстенрәк.

❤29👍7
Гыйбадәттә чаманы саклау — Пәйгамбәребез ﷺ юлы
عَنِ ابْنِ عَبَّاسٍ قَالَ: «بَيْنَا النَّبِيُّ صلى الله عليه وسلم يَخْطُبُ، إِذَا هُوَ بِرَجُلٍ قَائِمٍ، فَسَأَلَ عَنْهُ فَقَالُوا: أَبُو إِسْرَائِيلَ، نَذَرَ أَنْ يَقُومَ وَلَا يَقْعُدَ، وَلَا يَسْتَظِلَّ، وَلَا يَتَكَلَّمَ، وَيَصُومَ. فَقَالَ النَّبِيُّ صلى الله عليه وسلم: مُرْهُ فَلْيَتَكَلَّمْ وَلْيَسْتَظِلَّ وَلْيَقْعُدْ، وَلْيُتِمَّ صَوْمَهُ»
Ибн Габбәс (Аллаһ алардан разый булсын) сөйләгән:
Бервакыт Пәйгамбәребез ﷺ хөтбә сөйләп торганда, басып торган бер кешене күреп алды һәм аның кем икәнлеген сорады. Янында торучылар:
— «Бу — Әбү Исраил. Ул кояш астында басып торырга, утырмаска, күләгәгә кермәскә, сөйләшмәскә һәм ураза тотарга нәзер әйткән», — дип җавап бирделәр.
Шуннан соң Пәйгамбәребез ﷺ болай диде:
— «Аңа әйтегез: сөйләшсен, күләгәгә керсен, утырсын, әмма уразасын ахырына кадәр тотсын».
Сахих әл-Бохари, 6704.
Бу хәдис Пәйгамбәребез ﷺ рухи камиллекне хәлне катлауландыруда түгел, ә ихласлыкта һәм даимилектә күрә икәнлеген күрсәтә. Үз-үзеңне авырлыкка дучар итү, сөйләшүдән тыю, кояш астында тору кебек файдасыз гамәлләр — диндә таләп ителми торган нәрсәләр.
Бу хәдисләр галимнәр нәзернең диндә бер гыйбадәт төреннән булуы хөкеменең шарт икәнен дә чыгаралар.

❤32
Дәвамлы башкарып килгән гыйбадәтләреңне ялгыш калдырсаң, өметсезлеккә төшмә
عَنْ عُمَرَ بْنِ الْخَطَّابِ: قَالَ رَسُولُ اللهِ صلى الله عليه وسلم: «مَنْ نَامَ عَنْ حِزْبِهِ أَوْ عَنْ شَيْءٍ مِنْهُ، فَقَرَأَهُ فِيمَا بَيْنَ صَلَاةِ الْفَجْرِ وَصَلَاةِ الظُّهْرِ كُتِبَ لَهُ كَأَنَّمَا قَرَأَهُ مِنَ اللَّيْلِ ».
Гомәр ибн әл-Хаттаб (Аллаһ аннан разый булсын) риваять итә: Расүлуллаһ ﷺ болай диде:
— «Кем дә булса төнлә укырга гадәтләнгән догаларын яки Коръән өлешен (укымыйча) йоклап калса, ләкин аларны иртәнге белән өйлә намазлары арасында укып чыкса — аңа бу, төнлә укыган кебек үк, язылыр».
Сахих Мөслим, 747.
Бу хәдис — Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенең киңлеген күрсәтә. Мөэмин кешенең нияте изге булса, ул берәр сәбәп белән төнге догаларын укый алмыйча калса, әмма кичектереп булса да шуны үтәсә — аңа савап тулысы белән языла. Бу — өметне сүндермәскә, башлаган изге гадәтләрне тырышып дәвам итәргә өнди торган бик шатлыклы хәбәр.

❤37
Берәр өстәмә гыйбадәт вакытында башкармасаң — соңрак өстәмә гыйбадәтләр белән тулыландыр
عَنْ عَائِشَةَ أَنَّ رَسُولَ اللهِ صلى الله عليه وسلم « كَانَ إِذَا فَاتَتْهُ الصَّلَاةُ مِنَ اللَّيْلِ مِنْ وَجَعٍ أَوْ غَيْرِهِ صَلَّى مِنَ النَّهَارِ ثِنْتَيْ عَشْرَةَ رَكْعَةً ».
Гайшә (Аллаһ аннан разый булсын) болай дигән:
— «Расүлуллаһ ﷺ авыру яки башка сәбәп белән (өстәмә) төнге намазын кыла алмый калса, ул көндез унике рәкагать (өстәмә) намазлар укый иде».
Сахих Мөслим, 746
Расүлебез ﷺ берәр сәбәп белән төнге гыйбадәтне башкарудан мәхрүм калса, ул аны көндез башкарырга тырыша иде, гадәтен бозмый иде. Бу — безнең өчен дә үрнәк булып торсын.

❤20👍1
Җәннәт ишекләре һәркемгә ачык, анда керергә теләмәгәннәр генә кермәс
عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ: أَنَّ رَسُولَ اللهِ صلى الله عليه وسلم قَالَ: «كُلُّ أُمَّتِي يَدْخُلُونَ الْجَنَّةَ إِلَّا مَنْ أَبَى قَالُوا: يَا رَسُولَ اللهِ، وَمَنْ يَأْبَى؟ قَالَ: مَنْ أَطَاعَنِي دَخَلَ الْجَنَّةَ، وَمَنْ عَصَانِي فَقَدْ أَبَى.»
Әбү Һөрәйра (Аллаһ аннан разый булсын) хәбәр итә:
Пәйгамбәребез ﷺ болай диде:
— «Минем өммәтемнең барысы да, Җәннәткә керергә теләмәгәннәрдән кала, Җәннәткә керәчәк».
Кешеләр сорады:
— «Йә Расүлаллаһ! Җәннәткә кем керергә теләмәс?!»
Ул җавап бирде:
— «Кем миңа итагать итсә — ул Җәннәткә керер. Ә миңа буйсынмаган — шул инде (Җәннәтне) кире каккан була (һәм, Җәннәткә керергә теләми димәк)».
Сахих әл-Бохари, 7280

Бер җирдә йогышлы авыру чыкса, анда бармаска, ә үзең булган җирдә чыкса, аннан чыкмаска кирәк
عَنْ سَعْدِ بْنِ أَبِي وَقَّاصٍ أَنَّهُ سأَل أُسَامَةَ بْنَ زَيْدٍ مَاذَا سَمِعْتَ مِنْ رَسُولِ اللهِ صلى الله عليه وسلم فِي الطَّاعُونِ فَقَالَ أُسَامَةُ قَالَ رَسُولُ اللهِ صلى الله عليه وسلم «الطَّاعُونُ رِجْسٌ أُرْسِلَ عَلَى طَائِفَةٍ مِنْ بَنِي إِسْرَائِيلَ أَوْ عَلَى مَنْ كَانَ قَبْلَكُمْ فَإِذَا سَمِعْتُمْ بِهِ بِأَرْضٍ فَلَا تَقْدَمُوا عَلَيْهِ وَإِذَا وَقَعَ بِأَرْضٍ وَأَنْتُمْ بِهَا فَلَا تَخْرُجُوا فِرَارًا مِنْهُ»
Үсәмә ибн Зәйд тапшырган хәдистә әйтелә:
«Расүлүллаһ ﷺ әйтте: "Тагун — кабахәт, шакшылык, Аллаһ аны Бәнү Исраил кавеменнән бер төркемгә", яисә: "сездән алдагыларга җибәрде". "Әгәр сез ул (тагун) бер җирдә чыкканын ишетсәгез — анда бармагыз. Әгәр сез булган җирдә тагун таралса — аннан качып чыгып китмәгез".»
Сахих әл-Бохари, 3473

❤13👍3
Сәламәт кеше авыру янына якын килмәсен
عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ قَالَ النَّبِيُّ صلى الله عليه وسلم: «لَا يُورِدَنَّ مُمْرِضٌ عَلَى مُصِحٍّ».
Әбү Һөрәйра (Аллаһ аннан разый булсын) хәбәр итә:
Пәйгамбәребез ﷺ болай диде:
«Сау-сәламәт (хайванны) авыру булганы янына китермәгез».
Сахих әл-Бохари, 5771
Бу инфекцияне таратмау чарасы
https://www.group-telegram.com/tathadisler.com
عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ قَالَ النَّبِيُّ صلى الله عليه وسلم: «لَا يُورِدَنَّ مُمْرِضٌ عَلَى مُصِحٍّ».
Әбү Һөрәйра (Аллаһ аннан разый булсын) хәбәр итә:
Пәйгамбәребез ﷺ болай диде:
«Сау-сәламәт (хайванны) авыру булганы янына китермәгез».
Сахих әл-Бохари, 5771
Бу инфекцияне таратмау чарасы
https://www.group-telegram.com/tathadisler.com
❤11
Сәбәп эшләргә кирәк, нәтиҗәсе исә Аллаһтан
عَنْ عُمَرَ بْنِ الخَطَّابِ، قَالَ: قَالَ رَسُولُ اللَّهِ صلى الله عليه وسلم: «لَوْ أَنَّكُمْ كُنْتُمْ تَوَكَّلُونَ عَلَى اللَّهِ حَقَّ تَوَكُّلِهِ لَرُزِقْتُمْ كَمَا يُرْزَقُ الطَّيْرُ تَغْدُو خِمَاصًا وَتَرُوحُ بِطَانًا»
Гомәр (Аллаһ аннан разый булсын) хәбәр ителә:
Пәйгамбәребез ﷺ болай дип әйтте: «Әгәр сез Аллаһка хакыйкый рәвештә тәвәккәл итсәгез, Ул сезне кошларны ризыкландырган кебек ризыкландырыр. Алар иртән ач карын белән чыгып китә, кич корсаклары тук килеш кайта».
Сүнән әт-Тирмизи, 2344
Кошлар ашны көтеп утырмый, алар кулларыннан килгәнен эшлиләр

❤22👍4
Кинәт үлеп китү - начар галәмәтләрдән
عن عبد الله بن عمرو بن العاص قال: مر رسول الله صلى الله عليه وسلم بحائط قد أردي فاسرع فقلت يا رسول الله قد أسرعت فقال النبي صلى الله عليه وسلم: «إِنِّى أَخاف مَوْتَ الفَواتِ».
Габдуллаһ бин Гамрдан риваят ителә:
Пәйгамбәребез ﷺ бервакыт авышкан дивар яныннан үткәндә, адымнарын тизәйтте. Мин: «Йә Аллаһның илчесе, син адымнарыңны тизәйттең, (Аллаһка тәвәккәл итмисеңмени?)», дип сорадым.
Ул: «Мин кинәт үлемнән куркам», дип җавап бирде.
Шугабу-л-иман, №1360 (Рушд басмасында №1298)

❤20👍1😍1
Начар үлем белән үлүдән куркасыңмы? Хәзердән үк чарасын күр!
عَنْ أَنَسِ بْنِ مَالِكٍ قَالَ: قَالَ رَسُولُ اللَّهِ ﷺ: «إِنَّ الصَّدَقَةَ لَتُطْفِئُ غَضَبَ الرَّبِّ وَتَدْفَعُ مِيتَةَ السُّوءِ»
Аллаһның Илчесе әйтте: «Садака — Аллаһның ачуын сүндерә һәм начар үлемнән саклый».
Сүнән Тирмизи, 664
https://www.group-telegram.com/tathadisler.com
عَنْ أَنَسِ بْنِ مَالِكٍ قَالَ: قَالَ رَسُولُ اللَّهِ ﷺ: «إِنَّ الصَّدَقَةَ لَتُطْفِئُ غَضَبَ الرَّبِّ وَتَدْفَعُ مِيتَةَ السُّوءِ»
Аллаһның Илчесе әйтте: «Садака — Аллаһның ачуын сүндерә һәм начар үлемнән саклый».
Сүнән Тирмизи, 664
https://www.group-telegram.com/tathadisler.com
❤21👍5🤝1
🕌🕌29 августта Казанда Пәйгамбәрнең (ﷺ) 1500 еллыгына багышланган шәһәркүләм Мәүлид узачак һәм хаҗга юлламалар уйнатылачак 🕋
📌 Бәйрәмгә теләгән һәркем:казанлылар һәм башкала кунаклары чакырыла
📌 Мәүлид Казанда Иске Татар бистәсендә Мәрҗани һәйкәле янында узачак. 15:00 сәгатьтә башлана.
Сезне кызыклы программа көтә:
📍Хаҗга юлламалар уйнату
📍"Нәшидүл ислам" төркеме чыгышы.
📍Театр тамашалары
📍Халык яраткан хәзрәтләрнең вәгазьләре
📍Танылган татар артистлары һәм коллективларыннан иҗади номерлар
📍 Балалар өчен викториналар узачак: аларга бүләкләр биреләчәк.
💫💫 Халыкта Мәүлид дип йөртелгән мөбарәк Рабигыль-әүвәл ае 2025 елның 23 августта кояш баю белән башланачак һәм 22 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
📌 Бәйрәмгә теләгән һәркем:

👍11❤5
Иң яхшы мәүлид - Пәйгамбәр ﷺ сөннәте буенча яшәү!
عَنْ عَائِشَةَ، قَالَتْ: قَالَ رَسُولُ اللَّهِ صلى الله عليه وسلم: «خَيْرُكُمْ خَيْرُكُمْ لِأَهْلِهِ وَأَنَا خَيْرُكُمْ لِأَهْلِي، وَإِذَا مَاتَ صَاحِبُكُمْ فَدَعُوهُ»
Гайшә анабыздан риваять ителә: Пәйгамбәребез ﷺ әйтте:
«Сезнең иң яхшыгыз – гаиләсенә иң хәерле булганыгыздыр. Мин исә гаиләмә иң хәерле булганыгыз. Берәрегез вафат итсә, аның кимчелекләрен искә алудан тыелыгыз».
Сүнән Тирмизи, 3895

❤17
Аллаһка һәм Ахирәт көненә ышанган кеше нәрсәләр эшләргә тиеш?
عَنْ أَبِي شُرَيْحٍ الْعَدَوِيِّ قَالَ: سَمِعَتْ أُذُنَايَ وَأَبْصَرَتْ عَيْنَايَ حِينَ تَكَلَّمَ النَّبِيُّ صلى الله عليه وسلم، فَقَالَ: «مَنْ كَانَ يُؤْمِنُ بِاللهِ وَالْيَوْمِ الْآخِرِ فَلْيُكْرِمْ جَارَهُ، وَمَنْ كَانَ يُؤْمِنُ بِاللهِ وَالْيَوْمِ الْآخِرِ فَلْيُكْرِمْ ضَيْفَهُ جَائِزَتَهُ، قَالَ: وَمَا جَائِزَتُهُ يَا رَسُولَ اللهِ؟ قَالَ: يَوْمٌ وَلَيْلَةٌ، وَالضِّيَافَةُ ثَلَاثَةُ أَيَّامٍ، فَمَا كَانَ وَرَاءَ ذَلِكَ فَهُوَ صَدَقَةٌ عَلَيْهِ، وَمَنْ كَانَ يُؤْمِنُ بِاللهِ وَالْيَوْمِ الْآخِرِ فَلْيَقُلْ خَيْرًا أَوْ لِيَصْمُتْ.»
Әбү Шурайх әл-Гәдәуидән радыяллаһу ганһе риваят ителә, Пәйгамбәребез ﷺ болай дип әйткән:
«Аллаһка һәм Ахирәт көненә ышанган кеше күршесенә изгелек эшләсен. Аллаһка һәм Ахирәт көненә ышанган кеше кунакны кунак итсен. Аллаһка һәм Ахирәт көненә ышанган кеше хәерле нәрсә генә сөйләсен яки дәшмәсен»
Сахих Бохари, 6018

❤17👍4
Коръәнне җитәрлек белем булмыйча аңлатырга маташуның нинди куркынычы бар?
عَنْ ابْنِ عَبَّاسٍ، عَنِ النَّبِيِّ صلى الله عليه وسلم، قَالَ: «اتَّقُوا الحَدِيثَ عَنِّي إِلَّا مَا عَلِمْتُمْ، فَمَنْ كَذَبَ عَلَيَّ مُتَعَمِّدًا فَلْيَتَبَوَّأْ مَقْعَدَهُ مِنَ النَّارِ، وَمَنْ قَالَ فِي القُرْآنِ بِرَأْيِهِ فَلْيَتَبَوَّأْ مَقْعَدَهُ مِنَ النَّارِ»
Ибне Габбәс радыяллаһу ганһедән риваять ителә, Пәйгамбәребез ﷺ әйткән:
«Миннән берәр нәрсә риваять иткәндә сак булыгыз, тик бик яхшы белгән нәрсәләрне генә башкаларга җиткерегез. Кем миңа ялганны белә торып нисбәт итсә – җәһәннәмдәге урынын хәзерләсен. Һәм кем Коръәнне үз фикеренә нигезләп аңлатса – җәһәннәмдәге урынын хәзерләсен».
Сүнән Тирмизи, 2951

❤21👍1🫡1
Коръәнне тәрҗемә/тәфсир итүче нинди белемнәрне үзләштергән булырга тиеш?
1. Коръән гыйлемнәре
- Нәсих–мәнсух (الناسخ والمنسوخ) – гамәлдән чыгарылган һәм гамәлдән чыгаручы аятьләрне,
- Мәкки вә мәдәни аятьләр (المكي والمدني) – Мәккәдә яки Мәдинәдә иңгән сүрә/аятләрне аера белергә тиеш
- Мөтәшәббих вә мөхкәм, мөбхәм, мәҗази аятьләрне белергә тиеш
- Вакф вәл ибтида – аятьләр арасында яки аять эчендә кайсы урыннарда мәгънә тәмамлана, тукталыш рөхсәт ителә, ә кайсы урыннарда мәгънә тәмамланмый икәнлеген белү. Чөнки тукталыш кайсы урынга куелу белән мәгънә тулысынча үзгәреп китәргә мөмкин
- Кыйраәтләр – Коръәнне уку төрләре (قراءات) һәм аять мәгънәсенә тәэсир итүче аермаларны белүе тиешле.
2. Хәдис һәм Сөннәт белеме
- Сәхих, хәсән, зәгыйф хәдисләрне бер-береннән аера белү.
- Сәхабәләр тәфсире белән таныш булуы (Ибн Габбас, Ибн Мас‘уд, Үбәй бин Кәгб кебек сәхәбәләрнең шәрехләрен өйрәнү).
3. Гарәп теле гыйлемнәре
- Гарәп грамматикасы (наху, сарф, иштикак).
- Баләгать: мәгани, бәйән, бәдиг.
4. Фикһ һәм усул-фикһ
- Мәзһәпләр аятьләрдән нинди хөкемнәр чыгара икәнен белү
5. Гыйльмуль-кәләм һәм гакыйдә
- Исламның иман нигезләре белән тәфсирнең туры килүен тәэмин итү.
- Аллаһ сыйфатлары турындагы аятьләрне әһле-сөннәт гакыйдәсенә туры китереп аңлату.
Коръәнне тәфсир/тәрҗемә итүче үзе нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
Бидгатьләрдән, фәлсәфи агымнардан ерак булуы.
Тәкъвалык һәм ихласлык иясе булуы.
Бердәнбер Раббыбыз, Бөек Аллаһ сүзен бу шартларга ия булмыйча аңлатуга керешүдән һәрбер кеше Аллаһка сыенырга тиеш. Бу шартларга ия булмыйча "Аллаһ бу аятендә шулай дип әйтә" дип, Аның сүзен аңлату, Аллаһы Тәгаләгә яла ягуга тиң. Аллаһ безне Үзе сакласын иде. Әмин

❤12👍2
Коръәнне җитәрлек белемсез тәрҗемәгә керешү - Аллаһка яла ягуга тиң. Хәтта дөрес аңлатылса да - андый кеше зур гөнаһ эшләгән була
عَنْ جُنْدَبِ بْنِ عَبْدِ اللَّهِ، قَالَ: قَالَ رَسُولُ اللَّهِ صلى الله عليه وسلم: «مَنْ قَالَ فِي القُرْآنِ بِرَأْيِهِ فَأَصَابَ فَقَدْ أَخْطَأَ»
Җүндүб бин Габдуллаһтан риваять ителә, Пәйгамбәребез ﷺ әйткән:
Кем Коръән турында үз фикерен әйтеп, дөрес аңлаткан булса да — хата эшләде.
Сүнән Тирмизи, 2952

❤10👍2